Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!".

15 октябрь - Хәтер көне,  Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 14 октябрь көнне  Айдар авылы китапханәсендә  "Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!" дип исемләнгән  хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар.

Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Гел хәтердә,  гел истә" күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.