Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Урман–яшәү чыганагы"

17 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Урман–яшәү чыганагы» дип исемләнгән  танып-белү сәгате уздырды. Әңгәмә барышында китапханәче балаларга безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ә тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе булуы турында сөйләде. Экологик презентация буенча балалар урманчы һөнәре белән таныштылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр. Чара азагында балалар урман- кешеләрнең яшәү чыганагы, байлыгыбыз, мирасыбыз һәм планетаның торышы безнең һәрберебездән тора дигән нәтиҗәгә килделәр