Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне"

Чарада катнашучылар авылыбызда урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәм кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы һәйкәлләр, аларның тарихы турында белделәр. Китапханәче Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненең килеп чыгышы белән таныштырды. Һәйкәлләрнең үзләренә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерде. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым  урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар.

Һәйкәлләр- тарихның телсез шаһиты, аның данлы битләре символлары. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм саклагыз! Алар киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.  Үткәннән башка киләчәк юк. Чара китапларга тематик күзәтү белән тәмамланды.