Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Эшкә батыр, төскә матур авылым киленнәре”

8 нче март - яз һәм хатын-кызга карата игътибар бәйрәме, шатлык, язгы кәеф һәм искиткеч бүләкләр көне. Шушы матур көн уңаеннан 7 март көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Эшкә батыр, төскә матур авылым киленнәре” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.

Кичә “Асылташлар” һәм “25+” командалары арасында бәйге рәвешендә күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Авылыбызның тырыш, чибәр киленнәре катнашкан командалар үзләрен төрле конкурсларда сынадылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды.
 Шулай ук китапханәдә  кешелекнең иң гүзәл затларына – хатын-кызларга багышланган “Китап киштәсендә хатын-кыз язмышы” исемле күргәзмә тәкъдим ителде.