Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Ягез әле, егетләр!"

Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган. Ватанны саклаучылар көне алдыннан,  19 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә яшьләр арасында “Ягез әле, егетләр!” дип исемләнгән КВН-кичә  үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта дүртәр кешедән торган “Заман” һәм “Яшьләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта , шаянлыкта, тапкырлыкта сынады. Ә ярышлар арасында дәртле җырлар, биюләр, нәфис сүз бәйрәмгә ямь өстәде.  КВН-кичәдә катнашучы егетләрне жюри лаеклы бәяләп, нәтиҗәләр ясады. Бәйрәм күтәренке рухта узды.