Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

18 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә татарча диктант язып, һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырды. Диктантның тексты якташ язучыбыз Дания Гайнетдинованың “Тел хәзинәң саумы, кардәшем?” парчасыннан өзек иде. Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да туган тел көнендә оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә белемле булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге дә бирә. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, шигырьләр уку, “Моңлы тел ул, нурлы тел ул-туган тел” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән дәвам итте.