Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Һәр җәүһәрдә халкым мирасы"

 Айдар авыл китапханәсендә илебез халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәте, йолалары, халык авыз иҗаты турындагы әдәбият, декоратив-гамәли сәнгать китапларыннан торган "Һәр җәүһәрдә халкым мирасы" дип исемләнгән тематик китап күргәзмә эшли башлады.

Шулай ук, төрле елларда эшләнелгән самавырлардан “Самавырлар җырласын, халкым моңы тынмасын!” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән экспонатлар формалары, бизәлеш үзенчәлекләре белән аерылып тора, шуларның иң борынгысы 1912 елда, ә иң яңасы - 2019 елда эшләнелгән.