Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Күңелемдә яши яшеннәр”

Айдар авыл китапханәсендә язучы Р.Зәйдулланың тормыш юлын, иҗатын яктырткан “Күңелемдә яши яшеннәр” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Күпкырлы талант иясе, милләтебезнең сулышын тоеп яшәүче тугры сүзле шәхес, милләтпәрвәр каләм иясенең төрле елларда басылып чыккан китаплары буенча әдәби танышу үткәрелде, фаҗигале язмышлы “Сөембикә “ хикәясе кычкырып укылды.