Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Студент елларының онытылмас мизгелләре"

22 гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Студент елларының онытылмас мизгелләре” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрделәр. Түгәрәк өстәл артында булачак студентлар авылыбызның югары уку йортлары һәм техникум студентлары белән очраштылар. Дусларча әңгәмәдән соң мәдәният хезмәткәрләре уенлы конкурслар үткәрделәр. Катнашучылар төрле конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында студентлар тормышын яктырткан китаплар тәкъдим ителеп, күргәзмәгә күзәтү ясалды.