Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Әни сүзе иң матур сүз, табылмас аңа алмаш” .

Барыбыз өчен дә кадерле булган  бәйрәм-әниләр көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Әни сүзе иң матур сүз, табылмас аңа алмаш” дип исемләнгән тематик кичә уздырдылар.

Кичә барышында әниләребез турында иң җылы, иң ягымлы сүзләр әйтелде, аналарыбызны данлаучы ихлас шигырьләр сөйләнде, әниләр турындагы җырларны үз эченә алган “Көйне таны!”, «Иң үтемле котлау» , “Ризыкның исемен тап!” кебек конкурслы уеннар уйнатылды. Китап укучылар игътибарына Ана - хатын-кыз темасын күзалларга ярәм иткән, олы затларыбызга багышланган китаплардан һәм татлы ризык, чәйләдән торган “Ак ашъяулык, җиз самовар өстәлемнең түрендә” күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бәйрәм дусларча җылы атмосферада тәмле чәй эчү белән тәмамланды.