Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Яңа елның күңелле мизгелләре»

Яна ел - балалар өчен көтеп алынган иң күңелле һәм әкияти бәйрәмнәрнең берсе. 5 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Яңа елның күңелле мизгелләре» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар.

Балалар төрле ярышларда актив катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, күчтәнәч-бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм чарасы нәни дусларыбызга күңелле мизгелләр бүләк итте.