Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

9 декабрь - Ватан Геройлары көне.

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 9 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм башлангыч мәктәп белән берлектә "Районымның батырлык битләре" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Бу чарада укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр, илебезнең героик үткәне турында белделәр.