Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
5 декабрь көнне Айдар авыл китапханәсендә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган, «Коррупциягә каршы көрәш-һәркемнең бурычы» дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Конкурста "Тамчы" берләшмәсенә йөрүче укучылар катнашты. Укучылар ясаган рәсемнәре аша коррупциянең нинди куркыныч булуын һәм аңа үз карашларын белдерделәр.