Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

1-10 декабрь инвалидлар декадасы

Татарстанда 1-10 декабрьдә традицион инвалидлар декадасы уза. Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.

Арабызда шундый кешеләр яши: аларга тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелә. Әмма сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. 3 декабрь көнне , Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны “Безнең шәфкатьлелек күңелләрегезне җылытсын!” дип исемләнгән очрашу-кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр , рәхәтләнеп күңел ачтылар. Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды.