Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Табигать - тиңсез хәзинә. Моның шулай булуын районыбыз территориясендә күпме мәйданны биләп торучы урманнар дәлилли. 20 сентябрьдә - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә урманчы һөнәренә кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, урманчы авылдашларыбыз хезмәте белән таныштыру, урман һәм аның байлыклары турында белемнәрен арттыру, урманның табигый байлык икәнлеген балаларга төшендерү максатыннан “Китапханә сулышы” газетының “Әй, урман, серле урман” исеме белән махсус саны дөнья күрде. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Урман дөньясына китап аша" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмә экология белән кызыксынучы укучылар өчен тәгаенләнгән. Биредә урманның кеше сәламәтлегенә йогынтысы, табигатьне саклау турындагы һәм туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә, урманнарга карата булган хисләрен үзләренең иҗат җимешләрендә күрсәткән язучыларның әсәрләре белән танышып була.