Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

Китап күргәзмәсе куелды

1 март көнне якташ язучыбыз, күпкырлы әдип  Рашат Низамиевның 70 яшьлек юбилее. Шул уңайдан,  29 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә “Туган туфрагыннан илһам алып” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары урнаштырылды, китапларга күзәтүләр үткәрелде.  Китап укучылар Рашат Низамиевның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар.