Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

Балалар иртәсе үткәрелде

Ел саен 21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә.  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез сакларга тиешбез. Кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай җырлы, моңлы тарих.

 20 февраль көнне, Айдар авыл китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Анам теле-телләр теле ,милләтемнең бердәнбере" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Бу көнне китапханәгә кунакка башлангыч сыйныф укучылары һәм "Ромашка" балалар бакчасы балалары килде. Китапханәче Бөтендөнья бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, "Туган тел ул – тере сулы чишмә" күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.  Кычкырып уку оештырылды, балалар бик теләп телләр турында яраткан шигырьләрен сөйләделәр.

Әлеге чараны үткәрүнең максаты: кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм туган халыкларның теленә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш, туган телең өчен горурлык, патриотизм тәрбияләү.