Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Китаплы җәй тылсымы»

26 июль көнне Айдар авылыкитапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова белән берлектә «Китаплы җәй тылсымы» дип исемләнгән  күңел ачу уен программасы үткәрделәр.  Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар. Үзләренең яраткан китапларын һәм журналларын укыдылар, кызыклы уеннар уйнадылар, табышмакларга, викторина сорауларына җавап биреп, үз эрудицияләрен күрсәттеләр. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан якташыбыз Рәүф Сабиров турында мәгълүмат тупладылар. Балалар күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштылар.