Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Пушкинны бергәләп укыйбыз»

Айдар авыл китапханәсе Пушкин көне уңаеннан «Пушкинны бергәләп укыйбыз» акциясендә катнашты.

Китапханәдә бу көнне шагыйрьнең иҗаты турында сөйләүче «Как прекрасна Пушкинская сказка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар өчен «Пушкинны укыйбыз» дип исемләнгән уку сәгате үткәрелде. Яшь китап укучылар бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт ясадылар, аның биографиясе белән таныштылар,  тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр, Пушкин әкиятләре геройларын искә төшерделәр, әкиятләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар.