Центральная детская библиотека

"Без Тукай оныклары"

Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен "Без Тукай оныклары" дигән балалар иртәсе белән билгеләп үтте. Балалар Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр. Аның әкиятләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар. Бәйрәм ахырында "Туган тел" җыры җырланды.