Центральная детская библиотека

"Минем туган көндә"

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбанов улына 65 яшь. Шул уңайдан Кайбыч Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасы белән берлектә язучының юбилеена багышлап, "Минем туган көндә" дип исемләнгән балалар кичәсе үткәрде. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләрен сөйләделәр һәм "Куркуын җиңгән куян" әкиятен карап үттеләр. Катнашты 18 бала.