Центральная детская библиотека

Өзелгән җыр эзеннән

Үзәк балалар китапханәсе "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кыз балалар тарафыннан "Чәчәкләр" дигән бию күрсәтелде. "Бишек җыры" шигыренә инсценировка күрсәтелде. "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм истәлеге итеп балаларга буяу китаплары тапшырылды. Катнашты барлыгы 62 бала. Китап бирелеш 33 экз. китап.