Центральная детская библиотека

Дәвам итә, Шәйхи ага, синең җыр"

Үзәк балалар китапханәсе шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Дәвам итә, Шәйхи ага, синең җырың" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. 

Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасының Мамадыш өязе Тулбай авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә һәм күрше Шәмәк авылы мәдрәсәсендә ала. Аның күп кенә әсәрләре балаларга багышланган. Мәсәлән, "Кояш, чык, чык!", "Нәниләргә, дәүләргә" һәм башкалар.