Центральная библиотека

“Кулда – каләм, күңелдә – гамь, Җанда – иҗат ялкыны!”. Язучылар белән очрашу

 

Быел данлыклы, бай тарихлы Татарстан китап нәшрияты оешуга 100 ел тула. Шул уңайдан, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, республикабыз районнары буйлап “Китап бәйрәме” дип аталган зур әдәби-мәдәни чаралар циклы үткәрелә.

24 апрель көнне шушы әдәби-мәдәни чара Кайбыч районында да  булып узды. Бу кичәгә  Казан шәһәреннән прозаик, драматург, шагыйрь, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш, Туфан Миңнуллин, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты  - Хәбир Ибраһим; балалар шагыйре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты - Йолдыз Шәрәпова; әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият редакциясе мөдире - Венера Камалиева килгәннәр иде.

 “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбыз Йолдыз Шәрәпованың  шигырләрен сөйләп үттеләр.

Быел 2019 ел Республикабызда “Театр елы” итеп игълан ителде. Шул уңайдан  Кайбыч мәдәният йортында эшләп килүче “Ак җилкән” халык театры үзешчән артистлары башкаруында кунагыбыз Хәбир Ибраһимның “Ялгыз каен күзе” спектакленнән бер өзек тәкъдим ителде.

Шулай ук  Кайбыч районында яшәп иҗат итүче шагыйрәләр: Гөлназ Сөнгатуллина, Эльмира Хасанова, Алинә Хәйретдинова, Якупова Альбина, үзләренең шигырләре белән таныштырдылар.  Мөрәле авылы китапханәчесе Миләүшә Ахметова Асия апа Гыйбадуллина шигырен укып үтте.

Музыка сәнгать мәктәбендә фортопиано буенча белем бирүче Резидә Мансуровна  Хәбир Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек” мелодраммасыннан “Син минем бердәнбер”җырын башкарды. Шулай ук Рәмис Закиров “Чияләр”, мәдәният хезмәткәрләре “Алия, Гөлия” җырларын башкардылар. Кичәбездә  катнашкан “Миләшкәй” балалар бакчасы балаларына, җырчыларыбызга, укытучыларыбызга, кичәгә килүче китап яратучы дусларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!