Центральная библиотека

“Хыялый мин: күккә ашып үстем...” исемле әдәби – музыкаль очрашу

5 апрель көнне Кайбыч Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Хыялый мин: күккә ашып үстем...” исемле әдәби – музыкаль очрашу кичәсе  булып узды. Кичә Кайбыч сәнгать мәктәбенең актлар залында узды. Очрашуга Казан шәһәреннән язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина-Мурат, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, милли кино сәнгатенә ихлас хезмәт итүче режиссер “Өч аяклы ат”, нәфис филмы һәм “Яланаяклы кыз”, “Китәм димә”, “Сөюләрең синең хак булса” кебек татар телесериалларын төшергән Нурания Җамали, шулай ук Татарстанның милли китапханәсенең фәнни - методик бүлек мөдире Нәҗметдинова Люция Масхүт кызы һәм баш китапханәче Җамалиева Зәйнәб Әбүгали кызы килгәннәр иде.

Равилә Шәйдуллина укучыларга “Ялантауга ай кунган” исемле әсәре буенча таныш. Очрашу барышында шушы әсәр буенча Үзәк китапханә директоры Гөлфинур Сабирова, китапханәче Люция Газыймҗанова һәм Афанасьевка авылы китапханәсе методисты Гөлия Гыйләҗева башкаруында өзек күрсәтелде. “Ялантауга ай кунган” бәяне гаҗәеп якты, эчке тирән сагышлы әсәр. Монда дингә кайту, катнаш никахлар проблемасы, мәхәббәт, ата һәм ул, гаилә мөнәсәбәтләре  күтәрелә. Язучы бу әсәрендә кешенең эчке дөньясын, рухын тирәнтен сурәтләргә омтыла.

Кичәбез музыкаль номерлар һәм язучының шигырьләре белән үрелеп барды