Центральная библиотека

"Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек – хәтер кыясы!” очрашу кичәсе

 

    Һәр елның 15 нче феврале совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 30 ел вакыт узган.  

Шул уңайдан  Кайбыч үзәк китапханәсендә “Чорлар җиле ташларны да уя, тик мәңгелек – хәтер кыясы!” – дип исемләнгән кичә булып узды. Хәзерге көндә Олы Кайбыч авылында яшәүче Әфган сугышыннан исән-имин әйләнеп кайткан Хәмит абый Гыйбадуллинны кунакка чакырдык.  Алсу Хамидуллина җитәкчелегендэге сигезенче сыйныф укучыларына Хәмит абый Әфган җирләрендә ниләр күргәнен, дошман белән ничек күзгә-күз очрашуларын сөйләп үтте. Шулай ук Герой- шагыйребез Муса  Җәлилне дә искә алып Хәмит абый аның шигырьләрен сөйләп үтте. “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Илхам абый Хөснетдинов  “Хат ташучы” поэмасыннан өзек укып үтте.

Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!