Центральная библиотека

Габдулла Тукайның тууына 130 ел

Районыбызның Үзәк китапханәсендә татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның иҗаты һәм Байморза авылы китапханәсенең "Уңган куллар" түгәрәгендә балалар кулы белән эшләнгән кәгаздән җилем белән катырылган  "Тукай һәм аның каһарманнары" дип исемләнгән сыннар да куелды. Күргәзмәне укучыларыбыз бик кызыксынып карыйлар.