Центральная библиотека

Күңелле каникуллар

23 март көнне район Үзәк китапханәсендә мәктәп балалары белән очрашу булып узды. Үзләренең каникуллары вакытында балалар вакытларын әрәмгә уздырмыйча олылар китапханәсе белән дә танышырга килгәннәр. Ишектән керүгә балалар бик гаҗәпләнеп китапханәбезне күзәтеп чыктылар. Аннары аларга төптәннрәк китапханәчебез Сабирова Гөлфинур китапханәбездә күпме китап барлыгы, нинди фондлар һәм нәрсәләр эшләвебез турында сөйләп узды. Балаларга бик ошады һәм хәрберсе үзенә ошаган китабын каникул вакытында укырга алдылар.