Центральная библиотека

“Яз бәйрәме Нәүрүз мөбарәк булсын, күңелләргә шатлык, сөенеч тулсын” китап күргәзмәсе

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Шул уңайдан китапханәбездә “Яз бәйрәме Нәүрүз мөбарәк булсын, күңелләргә шатлык, сөенеч тулсын” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.