Центральная библиотека

“Шиһабетдин Мәрҗани эзләре буйлап”

          Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел, шул уңайдан Татарстанда  Мәрҗани елы дип игълан ителде.

         Шиһабетдин Мәрҗани  –  күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. 

         Кайбыч үзәк китапханәсендә шул уңайдан “Шиһабетдин Мәрҗани эзләре буйлап” исемле күргәзмә әзерләнде.