Центральная библиотека

"Җырладым илемне мактап, Җырга бирдем бар көчем"

Кайбыч Үзәк китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан  "Җырладым илемне мактап, Җырга бирдем бар көчем" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

        Зәйнашева - бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган.     Иң популяр җырлары тупланган «Илле җыр» (1988) исемле китабы өчен Г.Зәйнашева 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.   Г.Зәйнашева драматургия һәм балалар әдәбияты өлкәсендә дә иҗат активлыгы күрсәтә.  Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.