Центральная библиотека

"Гомер көзегез матур үтсен, хөрмәтле өлкәннәребез"

Халыкара өлкәннәр көненә багышлап Үзәк китапханәгә иң актив китап укучыларны чакырып, "Гомер көзегез матур үтсен, хөрмәтле өлкәннәребез" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханә директоры Сабирова Гөлфинур Гайфетдин кызы аларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Очрашу барышында укучылар әдәби викторинада да теләп катнашты, чәй табыны артында бергәләшеп истәлекләре белән дә уртаклашты.