"Ватанны саклаучылар көне"
Кайбыч районы Олы Кайбыч Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата мәдәни чара үткәрелде. Район китапханәләр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан фойеда армия сафларында булып кайткан ир-егетләрнең фото-альбомнарыннан, истәлекләреннән, кул эшләреннән төзелгән күргәзмә оештырылды.