Центральная библиотека

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”

15 февральдә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды. Шагыйрьнең геройларча батырлыгы, аның фашистларга каршы әсирлектә аяусыз көрәше, тирән патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләре белән китапханәдәге “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” күргәзмәсе аша танышырга мөмкин.