“Сатмас егет илен алтын-көмешләргә...”
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм РСФСРның М.Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан Кайбыч үзәк китапханәсендә язучының иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе эшли. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы, аларның күбесе республика театрлары репертуарына да кертелгән. Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгегенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә.