Центральная библиотека

«ҖӘЛИЛ УКУЛАРЫ» IV ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕ

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен үткәрә.  Кайбыч Үзәк китапханәсе дә шушы бәйгедә бик теләп катнашты. Әлеге бәйгенең район туры булып узды. Муниципаль турда җиңүчеләр бәйгенең республика этабында катнашачак.Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелде.