Центральная библиотека

Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу кичәсе

  Кайбычта шагыйрә, язучы, эшмәкәр Равилә Шәйдуллина-Морат белән очрашу булды. Балалар сәнгать мәктәбендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре шигърият, әдәбият сөючеләр катнашында “Алансу авылының ак чәчкәсе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

  Кичәнең хөрмәтле кунаклары-әдәбият күгендә ныклы урын яулаган, әсәрләре белән укучы күңеленә үтеп керә алган, бүгенге китап укучыларның яраткан язучысы булган Равилә Шәйдуллина-Морат, Милли китапханә директорының фәнни һәм методик эшләр буенча урынбасары Ирек Һадиев, шулай ук баш китапханәчеләре Зәйнәп Җамалиева белән Рәмзия Гаязова иде.

  Равилә Шәйдуллина-Морат очрашуга килгән укучыларны “Карт шомырт хатирәсе” әсәренең язылу тарихы белән таныштырды. Китап сөючеләр әлеге әсәр буенча фикер алыштылар, язучыга андагы геройларның прототиплары язмышы турында сораулар бирделәр. Китапханә хезмәткәрләре Гөлсем Гарәфетдинова белән Эльмира Хәялиева алып барган кичә Бортас, Олы Тәрбит, Чүти авыллары китапханәчеләре Гөлшат Галимова, Инна Драндрова һәм Фәридә Низаметдинова башкаруында җырлар белән үрелеп барды.