Центральная библиотека

"Халыкара Туган тел " көненә багышлап Квиз уен.

        19 февраль көнне 2020-2021 уку елына "Мәктәп укучылары өчен Мәдәният" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында  Кайбыч үзәк китапханәсе Кайбыч районы Бердәм Россия партиясе бүлеге белән берлектә Үзәк китапханәдә 21 февраль "Халыкара Туган тел " көненә багышлап Квиз уен оештырды. Уенда: " Җәлилчеләр"," Кызлар- йолдызлар", һәм " Тапкырлар" командалары катнашты. Командаларга бирелгән сораулар арасында иң төгәл җавап бирүче булып " Җәлилчеләр" командасы табылды.Икенче урынны " Тапкырлар" командасы яулады.

Өченче урында "Кызлар-йолдызлар" булды. Командаларга бәяне жюри әгъзаләре Бердәм Россиясенең Кайбыч районы бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллина Галимҗан кызы, Үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Газимҗанова Люция Герман кызы , "Салават күпере"  спорт- сәламәтләндерү комплексы мөдире Сагеева Җәмилә Гәрәфетдин кызы бәя бирде.

Катнашучылар Татарстан Республикасының "Яшь гвардия Бердәм Россия " дипломы белән бүләкләнделәр.