Центральная библиотека

“Шигъри тәлгәшләр” - әдәби кичә.

Шигърият, шигъри сүз – илаһи төшенчә. Ул – әдәбиятыбызның чишмә башы. Саф сулы чишмә туктамыйча челтерәп, җырлап аккан шикелле, шагыйрь гомере буе җырлый ул.  Шигырь  ул уйландыра да, моңландыра да. Гади тел белән әйтеп бирә алмаган фикерләрне, тойгыларны шигырь  әйтеп бирә ала.

          2021 ел Кайбыч районында Туган телләр елы дип игълан ителде.  Шул уңайдан авыл китапханәләрендә   “Шигъри тәлгәшләр” исеме астында  әдәби кичәләр үтәчәк. Бу кичләрнең максаты: һәрбер авылда шигырь язучы якташларыбызны барлау һәм аларның иҗатын халыкка таныту.

          10 февраль көнне Кайбыч үзәк китапханәсендә  “Шигъри тәлгәшләр” исемле әдәби кичә үтте. Кичәгә Олы Кайбыч авылында   яшәп гомер итеп һәм туган ягының табигатенә, туган төбәгенә, туган авылына багышлап иҗат итүче шагыйрәләр килгән иде. Бу кичәдә тирә яктагы үзгәрешләргә битараф калмый торган, үзләренең хисләрен шигырь юлларына салучы гүзәл затларыбыз Олы Кайбыч авылы үзешчәннәре Камалиева Чулпан, Сөнгатуллина  Гөлназ, Салаватова Талия, Садриева Алинә катнашты. Алар үзләренең иҗат җимешләре - шигырьләрен укыдылар.

             “Шигъри тәлгәшләр”  исеме астында үтүче  әдәби кичәләребез 1 марттан 1 октябрьгә кадәр  барлык авыл китапханәләрендә уздырылачак.

Ә 25 октябрьдә Кайбыч үзәк китапханәсендә барлык  шигырь язучы якташларыбызны  әдәби  йомгаклау кичәсенә көтеп калабыз.