Центральная библиотека

“Туган телем – иркә гөлем”

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Кайбыч үзәк китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Безнең максат: укучыларыбызда туган телне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, туган телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген өйрәтү ,туган телгә ,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, мәдәният, тарих, туган тел белән кызыксынучы укучыларыбызга тәкъдим ителә. Без сезне китапханәбездә көтеп калабыз!