Центральная библиотека

"Вэгазь кичэсе"

Олы Кайбыч мэдэният йортында Республиканын баш казые Жэлил Хэзрэт Фазлыев белэн очрашу утте. Кичәдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,  район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, һәм Олы Кайбыч халкы катнашты. Кичә барышында халыкка вәгазъләр сөйләнде, Кайбыч мэчете турында фильм курсэттелэр э ахырында Жэлил хэзрэт ботен сорауларына жавап бирде. Заманыбызның күренекле дин әһеле Җәлил хәзрәтнең сәгать ярымга сузылган вәгазе кешене кеше иткән сыйфатларга багышланды. Акыл, дин, оят һәм изге гамәлләр кешеләрне җир йөзендәге башка тереклек ияләреннән өстен иткән. Шушы сыйфатлар ярдәмендә кеше зур филне дә, бармак башы кадәр генә булган умарта кортын да үзенә хезмәт иттерә

Очрашу мөселман кардәшләр өчен аралашу, гыйлем арттыру гына түгел, ә күңелгә, җанга рәхәтлек иңдергән ял итү чарасы да булды