Центральная библиотека

“Әфганстан - йөрәк ярасы”

Һәр елның 15 нче феврале Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Әнә шул сугыш көннәреннән инде 31 ел вакыт узган.  

Шул уңайдан  Кайбыч үзәк китапханәсендә “Әфганстан - йөрәк ярасы” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!