Центральная библиотека

Китапханәбезнең иң өлкән укучысы

Кайбыч районында үзәк китапханәгә күбрәк өлкәннәр йөри. Бу, бәлки, яшьләрнең интернет белән яхшы дус булуына бәйледер. Минем үземнең фикеремчә, электрон китапларның өстен ягы күп булса да, басма китапны уку күпкә рәхәтрәк. Аны укыганда игътибар башка нәрсәгә юнәлми, шулай ук әсәрдә туган интрига йомгагы ахырда гына сүтелүе тагын да кызык.

Китапханәбезнең иң өлкән һәм даими рәвештә иң күп гәҗит журналлар, китаплар укучысы булып 84 яшьлек Анна апа Иванова санала. Кышның бураннарына, җәй, көзләрнең яңгырлы көннәренә карамыйча, гомумән нинди генә көн булмасын бик яратып йөри ул китапханәгә. Анна апа: “Сезнең янга килеп гәҗитләр алып укуы, җаныма бик зур рәхәтлек бирә” – дип китапханәчеләрнең дә күңелләрен күтәреп кайтып китә ул. Анна апаны хөрмәтләп бездә аңа китапханәбез исеменнән кечкенә генә бүләгебезне бирдек.

Аның кебек китапка, гәҗитләргә мәхәбәте булган укучыларыбыз тагы да күберәк булсын иде дигән теләктә калабыз.