Центральная библиотека

"Көзге бал 2019"

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айлардан үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләргә  шулкадәр бай!

Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

 Шул уңайдан октябрь аеның соңгы атнасында мәдәният өлкәсендә эшләүче барлык китапханәчеләр белән берлектә мәдәният мөдирләре районыбыз клубында "Көзге бал" үткәрделәр. Монда һәрбер авыл үзенең күргәзмәсендә "Көзге уңыш"тан ясалган кул эшләнмәләрен күрсәтте. 2019 ел "Театр елы" булганлыктан, күргәзмәләр дә театр елына багышланган иде.  Күргәзмәләр белән килгән тамашачы танышканнан соң, клуб мөдирләре белән китапханәчеләр катнашында бик матур концерт булып узды. Шундый матур бәйрәм оештырылганы өчен мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Рузалит кызы барыбызга да рәхмәтен җиткерде.