Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

"Күңеле тулы гөл"

Кошман мәдәният йортында "Ак калфак" оешмасының Кошман авылы бүлеге район оешмасы белән берлектә җанга керерлек китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина һәм "Кабатланмас безнең сөюләр" китабы авторы Гөлүсә Шаһбан белән "Күңеле тулы гөл" дигән очрашу үткәрде.Очрашу кичәсе җыр-шигырьләр белән үрелеп барды.Язучы һәм шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы китап сөючеләр сораулар бирделәр:Нәрсә соң ул бәхет?Хыялларыгыз нинди?Күңел көндәлекләре язасысмы?..Гөлсинә ханымның интернет дусларына да сүз бирелде.Әдибәбезнең иҗатына гашыйк булган интернет челтәрендәге дусты Сайранова Резида бүләкләр белән килгән иде. Гөлсинә ханымга рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.Очрашуны алып бардылар журналист Райля Хаялиева һәм Кошман авылының әйдәп баручы методисты Сафиуллина Гөлия. Кунакларга шигъри теләкләр әйтелде.