Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Авылдашыбызның батырлыгы онытылмый

  4 май көнне әйдәп баручы методист Сафиуллина Гөлия мәктәп укучыларын Бөек Ватан сугышы ветераны,хәзерге вакытта мәрхүм Борһанов Әгъзам Борһан улының тормыш юлы,сугышта күргәннәре турындагы истәлекләре белән таныштырды.Бу хәтер-истәлекләр ветеран исән булганда язып алынган иде.Борһанов гаиләсендә сакланган фотография-ләрдән,хатлардан,документлардан ясалган презентация ясалды һәм күрсәтелде.