Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Чәк-чәккә мәдхия

 Нәүрүз бәйрәмнәре көннәрендә Кошман авыл китапханәсендә татарның визит карточкасы булган чәк-чәккә багышланган "Чәк-чәккә мәдхия"дигән бәйрәм уздырылды.Авылыбызның аш-су осталары табын бизәге булган чәк-чәкнең килеп чыгышы тарихы һәм пешерү серләре белән алыштылар.Шулай ук Зөләйха Минһаҗеваның "Чәк-чәк" дигән милли эчтәлекле шигъри риваяте белән танышу да булды.Чараны чәй табыны йомгаклады,бар кеше дә чәк-чәк белән күмәкләшеп чәй эчте.