Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Моабит дәфтәрләрен укыйбыз

Атна дәвамында китапханәдә "Моабит дәфтәрләрен укыйбыз"дип исемләнгән чара үткәрелде.Җәлил үлем җәзасын көтеп торганда да,туган илгә,халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган,фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып,аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.Бу дәфтәрләр "Моабит дәфтәрләре"исеме астында дөньяга билгеле дә инде.Чара барышында дәфтәрләрнең язмышы белән танышу былды һәм шигырьләрне кычкырып уку оештырылды.