Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Күңелемнең нечкә хисләре

Әфарин! Кошман мәктәбе тарихында беренче тапкыр шигъри җанлы укучыбыз Минвәлиева Мәрьямның “Күңелемнең нечкә хисләре” китапчыгы дөнья күрде. Җыентыкка кергән һәр шигырьнең үз иясе бар һәм һәркайсы изге хисләр белән сугарылган, кемгәдер юлланган. Аеруча күп урын  мәктәп укытучыларына багышланган. Мәрьям ислам дөньясы белән кызыксына, иҗатында да бу кызыл җеп булып сузыла.Районыбызда үткәрелгән дини чараларда да ул актив катнаша. Күптән түгел республика күләмендә үткән “Яшь вәгазьче"ләр бәйгесендә катнашып,Кайбыч районының актив,тырыш мөслимәләренең берсе булып танылды.Ә 13 февраль көнне авыл китапханәсенең  әйдәп баручы методисты Сафиуллина Гөлия бу китапчыкны укучыларга тәкъдим итү кичәсе үткәрде.Кичәдә укучылар Мәрьямның шигырьләрен сөйләделәр,укытучылар Мәрьямга үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.