Кушманская сельская библиотека - филиал № 9

Шәҗәрә бәйрәме

 

   Соңгы елларда милләттәшләребезнең  шәҗәрәләрне өйрәнә башлавы күркәм күренешкә әйләнде. Шул максаттан чыгып, Кошман авыл китапханәсе һәм Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе бергәләп авылыбызның нәсел тарихын, тамырларын барлау өчен “Җиде бабаңны беләсеңме?” дигән бәйге игълан иткән иде. Кичә “Нәсел җебе-шәҗәрә” дип аталган бәйрәмдә бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнде.

Нәтиҗәләр түбәндәге номинацияләр буенча ясалды

“Иң озын буынлы нәсел агачы”:  Хикмәтуллина Кадрия – 5 сыйныф ( 7 буын), Гыйрфановалар Ләйлә, Әдилә-  6 сыйныф (7 буын)

“Иҗади төзелгән шәҗәрә”

1 урын-Хәйретдинова Ләйлә, 4 сыйныф, 2 урын-Садриев Гадел, 2 сыйныф, 3 урын-Фәизовлар Фәнис (3 сыйныф) Фәнил (2 сыйныф)

“Иң оригиналь шәҗәрә”Гыйләҗева Язилә- 2 сыйныф,

Кызксындыру бүләкләренә Саттаров Илсаф-2  сыйныф, Салаватуллина Айзилә (7 сыйныф), Әхмәтшиннар Илнур (9 сыйныф) Алия (7 сыйныф), Шәрәфиевлар Айрат (7 сыйныф), Айсылу (2 сыйныф) лаек булдылар.

Бәйрәм барышында, тарих битләрен ачып, Кошман авылының нинди нәселдән оешуы турында мәгълүмат бирелде, шәҗәрә төзү тәртибе аңлатылды, балалар үзләренең   шәҗәрәләре, әби-бабайлары белән таныштырып чыгыш ясадылар.

Бәйгедә олы кешеләр дә катнашты, ә җиңүче булып Кошман мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина Мәдинә табылды. Ул үзенең 8 буын бабасын кертеп шәҗәрә ясаган.

Нәсел агачыңны белү, тамырларыңны эзләү-һәммәбезнең изге бурычы.